Тэтимол 2015

ЯНКЫЛЫЧ[йаºнқ ы̌л ы̌ч] иск. «радуга < лук со стрелой» > мар. йангеж, йоңеж «җәя; ук; куян», к.-балк. җанқылыч «салават күпере» < гом. көнб. кыпч. йан-кылыч: йан (себ. тат., башк. йан, алт. диал. ньан) «җәя», кылыч «корал, кылыч».

Бу сүз миш. фамилиясе Янгалычев, Янглычев сүзендә күренә, Төмән (Темников) мишәре Янглыч исеме иске рус документларында сакланган (к. Гераклитов А.А. Хрестоматия для чтения по истории мордовского народа. Саратов, 1928 һ.б.), Янгалычева Марьюшка дигән татар юлбасар хатыны тур. мордва тарихи җыры М. Горькийның «Балачак» повестендә китерелә. Соңрак Янгалычевлар рус кенәзләре токымы буларак билгеле.



Предыдущая статья            Следующая статья