Тэтимол 2015

ЯНДА-У[йаºнда-], диал. йанта-у, җанда-у, (Тумашева 1992: 68) йанта-у «обтесать, обрабатывать с боку; охранять со стороны; скосить, делать косым» ~ алт. дьанда- id. һ.б. – кыпч. телләрендә бу сүз (үзе һәм исемләшкән формалары) бик төрле мәгънәләр алган, к. кырг. жандоо «тау битләве», башк. (БТДҺ: 110) йандау «чикә; сәндерә». Ян I сүзеннән, әлбәттә. К. ш. ук Янтау, Янтык, Яны-у.



Предыдущая статья            Следующая статья