Я’НӘ[йәнә], диал. җәнә «еще, снова», диал. йәнәгә «яренгә, киләсе елга», җәнәтәдән «яңадан» (ДС I: 245, 263) > удм. ǯäнä «аерым», сяна << болг. *җәнә «тагын да, шуннан тыш» < гом. кыпч. йэнä-, йине һ.б. (к. ЭСТЯ IV: 114–115) id. йан- «кайту» сүзенең хәз. заман һәм хәл фигыль формасыннан, к. бор. төрки (ДТС: 231) jana, jana-evrä «янып-әвереп», тат. йәнә килеп «кайтадан, кайтып», ләкин палаталь вариантның киң таралыш алуы аңлашылып бетми (ихтимал, бу вариант бор. уйг. телендә пәйда булып, шуннан әд. телләр аша таралгандыр). ЭСТЯда йәнә белән бергә бор. кәнә сүзе тур. да хөкем йөртелә. Безнеңчә, кәнә сүзе кән- «ял итү»дән ясалган һәм саф этимологик җәһәттән йәнә сүзенә мөнәсәбәтле түгел. К. Янәсе. |