Тэтимол 2015

ЯН I[йаºн], диал. җан «бок; сторона, место вблизи кого-чего» ~ чув. телендә бу сүз этимологик дублет бирә: çум < çом < болг. *жам һәм ен [йэн] икесе дә уртак төп мәгъ., ләкин соңгысы абстракт «җәһәт, як» мәгънәсендә дә кулланыла һәм тат. диал. *йән сүзеннән (к. Янчык ) килә; гом. кыпч., чыгт., уйг., бор. төрки jan > к.-балк., кырг. җан, каз., к.-калп. жан, алт. дьан, тув., хак. чан, хак. диал. нан < тоф. ньан һ.б. (к. ЭСТЯ IV: 113–114) «ян; кыек» (Радлов III: 78). Йан, йан-у «кайту» һәм йак, йакын сүзләре бер тамырдан булса кирәк (к. Будагов II: 342, тик автор бу тамырга карамаган кайбер сүзләрне дә кертә). Мухамедова (1973: 98) төркм. йаан «ян» нигезе ян-у «көю» нигезеннән озын сузык белән аерыла ди.

Ян бик продуктив сүзьясагыч нигез: ул бер төркем бәйлекләр ясауда (янына, янында, яннарында һ.б.) кулланыла; к. ш. ук регуляр ясалмалар: яндаш, яндагы, яннан, кушма сүзләр составында: янбаш, янтерәк, янага(й), янапа, яңҗиңгә (һ.б. нәсел-нәсеп атамаларында). К. Янак, Яна-у, Янәшә, Яндавыр, Яндавыл, Янтай-у, Янтау//Яндау, Янтак//Янтык, Янчык. К. ш. ук Як, Ят.



Предыдущая статья            Следующая статья