Тэтимол 2015

ЯМЬ[йәм], диал. җәм, ийәм (ДС II: 92) «красота; благолепие», диал. (ЗДС: 241) йәм «красиво» ~ башк. эйәм > удм., мар. (к. Смирнов 1890: 46) йам, йäм «матур, җәзибәле; матурлык; шатлык; хакимлек, хакимият»; иске (яз.) тат. (Будагов I: 176) йәм, эйәм, иләм, илам, әйлам «ямь»; бу сүзнең эйәми варианты да булганлыгы шул ук Будагов сүзлегендә китерелгән эйамилү «ямьле» сүзеннән һ.б. текстлардан күренә (> тат. диал. ийәмле «кызыклы; матур, чибәр» к. ТТДС I: 181). А. Троянский сүзлегендә аййам «сәләтле, булдыклы», әййам «язгы каникул < гар. äййāм, äл-äййāм «матур көннәр, бәхетле чаклар» (гомумән «көннәр», ләкин моңа махсус мәгънә бирелә, к. бор. гар. äййāм-үл-‘араб «гарәпләрнең шанлы чаклары» дигән атаклы әсәр; әййам дип патшаның патшалык чорын-мөддәтен атаганнар). К. ш. ук гар. әййам-үл-бахур – елның иң җылы чагы – июльнең икенче яртысы, ул чагында кояш игәр йолдызлыгында була һәм латинча каникул (эт көннәре) сүзе дә шуның белән бәйле (иң эссе көннәрдә укымаганнар һәм эшләмәгәннәр дә). Ләкин безнең якларда ул көннәр бик тә ямьле – игеннәр өлгереп, урак башланган, табигать байлыклары тулып ташкан чак. Чаг. уйг. (гар. диелә) айәм «бәйрәм», төркм. эййәм «матур, ямьле».

Дерив.: ямьле (добр. yamlı), ямьсез; ямьлә-ү, ямьлән-ү һ.б.

Бор. төрки эпитафияләрдә (к. Кормушин 1997: 196) jämlig «ашамлык бирүче» сүзе (← jäm «җим, ашамлык») бар, ләкин бу сүздән ямьле килеп чыгуы, гомумән мөмкин булса да, ачык-аян күрелми.



Предыдущая статья            Следующая статья