Тэтимол 2015

ЯМБЫЗ[йаºмб ы̌з], диал. (ТТДС I: 163, 565; Тумашева: 68; ЗДС: 179, 230) җамбыз, җамыз, йамуз, йамыс, йанбуз «пах, внутренняя сторона бедра», (ДС II 244) «талия; валёк с углублением посередине» ~ нуг., төркм. йамыз, чыгт. (Радлов III: 99) йанбуз, уйг. йамыз, йомуз, к.-балк. җамыз, заммыз, бор. төрки jamïz, як. сымыс «касык тирәсе һ.б.» Бу сүз белән иске төрки (Räsänen 1969: 184) jamdu, jamdy «касык» сүзе чагыштырыла. Будагов (II: 342) себ. йанбуз «касык» сүзен йан «тараф» матдәсендә бирә. К. ш. ук ЭСТЯ 1989: 110–111 (ачык кына этимология китерелми). Әгәр йамбуз һәм йамду бердәй икән, монда өч серле тамыр йам, буз һәм ду шәйләнә.

Дерив.: диал. (ЗДС: 230) йампасла-у «күтенә сугу (мәс., баланың)» ← *йампас («янбаш» түгелдер инде!).



Предыдущая статья            Следующая статья