ЯМА-У[йаºма-], диал. җама-у «наложить заплату, латать, чинить прореху» > гом. кыпч., бор. төрки jama- (ДТС: 281), к.-балк., кырг. җама-, каз., к.-калп. жама-, алт. дьама-, хак. нама-, тув. чама-, як. сама- һ.б. (ЭСТЯ IV: 108) тунг.-маньч. наму, нама «ямау» белән чагыштырыла. Бор. монг. ǯama- «ямау, ишләү» төрки телләрдән булса кирәк. Тат. йамау , җамау (исем) < гом. кыпч. йамаw (кырг. йамоо) < уйг. һ.б. йамағ сүзеннән. Тат. диал. йамачқы , йамацқу (ДС I: 244; Тумашева 1992: 67), ш. ук йамачла-у «ямаштыру» йама-у сүзеннән, ләкин ясалышлары аңлашылмый. Яман-у «үз киемеңне ямау» актив кулланылган. Йама- нигезендә -а яисә -ма фигыль ясагыч кушымчалар эзләп карарга мөмкин (йам-а-?, йа-ма-?). |