Тэтимол 2015

ЯМАТАЙ[йаºматай], диал. (ДС I: 244; ДС II: 243; ДС III: 218) җаматай «неважный, некрасивый, дурной» – тат.-башк. телләрендә генә; монголчадан булса кирәк, к. бор. монг. ǯamaγtai, хәз. монг. замагтай «былчырак, пычрак» (-тай - төрки -лы). Ихтимал, бу сүз ямак, яман кебек үк ягы (к.) «дошман» тамырыннандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья