Тэтимол 2015

ЯМАН[йаºман], диал. җаман «плохой, скверный» < гом. төрки, бор. төрки (Радлов III: 301) йаман, кырг. җаман, каз., к.-калп. жаман һ.б. ~ алт. дьаман, дьабал, хак. чабал id. ш. ук «явыз рух». Бу сүзнең сингармонизмга буйсынмаган вариантлары бар, к. уйг. диал., үзб. (ЭСТЯ IV: 109–110) йәман, җәман һәм кайбер телләрдә (төр., төркм.) бу сүз «сугышчан» мәгънәсендә, к. ш. ук көрд. йäман «сугышчан, үткер, кыю; явыз». Дҗ. Клоусон фикеренчә, бу сүз XI г. элек очрамый (Clаuson: 937), Г. Рамстедт буенча, бу сүз көньяк кор. jäman «варвар; кыргый, асау (ат тур.)» сүзеннән (Ramstedt 1952: 75). Чыннан да, бу сүз тәүдә атка мөнәсәбәтле булган булса кирәк, к. Чәмән. Яман сүзе күп Евразия телләренә үтеп кергән. Рус сөйләшләрендәге (фономорфологик вариантлары бик күп булган) яман, бурят һәм калм. ямаан «тәкә, кыр кәҗәсе төре» сүзен, куку яман «исе яман» дип тә аталгач, «безнең» яманнан килә дип уйларга мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья