Тэтимол 2015

ЯМ I[йаºм], диал. җам «яма» > чув. йам «тирән тарлавык» (к. Ашмарин VII: 69), мар. (Иванов, Тужаров: 59; Саваткова: 37) йäм, йäмĕ, удм. диал. җам «ям» < рус. яма дип әйтеп бетереп булмый, чөнки рус сүзенең үзенең этимологиясе ачык түгел (к. Фасмер IV: 555–556). Тат. үзенчәлекле сүзләр: күмер җамы «күмер яндыру базы», йам утыру «күмер яндыру (махсус базда туфракка күмеп агач яндыру һәм күмер хасил иттерү)». К. Ямбикәр.



Предыдущая статья            Следующая статья