Тэтимол 2015

ЯЛЫК-У(ялыккан, ялкыта, йалыгу), диал. җалығ-ыw «почувствовать скуку (от чего), отвращение; томиться от однообразия» – бу гом. кыпч. сүзнең нигезе (тат. телендә үк күренгәнчә) бик тотрыксыз; уйг. йалиқ-, нуг. йалық-, каз., к.-калп. жалиқ-, башк. диал., ком., бор. төрки (МК, ДТС: 230) jalq- > кырг. җалқ id. яңгырашыннан, бу яңгыраш исә к.-балк. җалкы-, алт. дьалкы-, тув. чалға- ~ бор. монг. ǯalγa- «ялыгу» вариантыннан. Шулай итеп, ялык-у сүзен бор. йал- фигыленең интенсивлык дәрәҗәсе дип тәгърифләп булмый шикелле. Әмма, ихтимал ки, иң беренчел яңгыраш тат.-нуг.-каз. телләрендә сакланган булса кирәк (?) Йалык- < йаллык- (йал-лык-у) булырга мөмкин.

ЭСТЯ (IV: 14–15) авторлары ялык ~ җалык сүзе хакындагы озын матдәдә аны ялкау//җалкау сүзнең дериватларның берсе итеп күрсәтәләр. Ләкин, безнеңчә, ялык- белән ялка- нигезләре арасында шактый аерма бар. Әгәр йалық- «артык ял итү» булса, йалка- «ял теләү, ялга омтылу» (-ка аффиксы), димәк болар тамырдаш, ләкин аерым, бер-берсенә турыдан-туры баглы булмаган нигезләр. Хәз. монг. залх- «ялыгу» һәм залха- «җиксендерү, җәзалау; жобану» – икесе ике нигез.

Һәр ике фигыль үз чиратында бор. бер йāл- < дьаал- фигыленнән. Азактагы -л авазына карап фикер йөрткәндә, бу сүз үзе бор. *дьаа- фигыленең төш. юн. Як. дьаал «теләмичә, теләс-теләмәс» шул ук фигыльдән ясалган исем һәм аның йаал- фигыленә турыдан-туры мөнәсәбәте юк.

Як. салт- һәм салгыт- (икесе дә «ялкыту») фигыльләренең дә аерым саклануы юкка түгел. Салт- < *йалт < *йалыт бор. йал- фигыленең йөкл. юн. К. ш. ук як. салғы «ял итү урыны (киек-кошларга карый)». К. Ял.

Дерив.: ялкыт-у һәм ялыктыр-у (икесе бер мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья