ЯЛТЫР[йаºлт ы̌р],  диал. җалтыр,  сирәгрәк диал. йәлтер, җәлтер  «блестящий; блеск; бегающий (о глазах) ~ башк., нуг. йалтыр, кырг. җалтыр һ.б. (барча төрки телләрдә рефлекслары бар) id. Бор. төрки охшаш исем яки сыйфат юк, тик (ДТС: 230) jaltïr-, jaldra-, jaltrï-, jïltïr-, joldra- фигыльләре бирелгән. Әлбәттә барысы да jalt тәкълиди сүзеннән, к. Елт, Ялкын, Ялт  һ.б. Ялтыр  тат. телендә киң дериватлы: ялтыра-, ялтырак, ялтырка  (болар да деривацияле сүзләр).  |