Тэтимол 2015

ЯЛПЫ[йаºлп ы̌], диал. жалпу (ЗДС: 179), җалпы (БҺҺ III: 55, асылда тат.) «плоский; плоская долина, низина с невысокими краями» ~ гаг. йалпы id., уйг. (Радлов III: 186) йалба, йалпа, бор. төрки (DLT III: 30) yalbı «яссы»; бу сүзнең күч. мәгъ. киң таралган: тат. йалпы «гомуми, конкрет түгел» (ялпы сүздән ялыктым, диләр), башк. йалпы «ишле, бердәм, гомуми», каз., к.-калп. жалпы «уртак; гомуми» (бу семантик үзгәреш шуннан: бор. заманнарда табигый чикләре булмаган киң көтүлекләр ыру-кабиләләр өчен уртак булган), уйг. (Радлов III: 186) йалпа «ялпы; ахмак».

Йалпы < (төр.) йалпыг > цалпык бор. йалп- яссы күренүгә, ялбырдауга тәкълит сүзеннән (к. ЭСТЯ IV: 100–101). Параллельләре монг.-тунг. телләрендә дә бар.

Йалпы//йалпа продуктив нигез: шуннан ялпак, ялпы, башк., үзб. диал. (ЎХШЛ: 126) йалпаш , йәлпәш «ялпаксыман» һәм киң таралган йалпай-у (йалпар-у варианты да бар).



Предыдущая статья            Следующая статья