Тэтимол 2015

ЯЛМАН II[йаºлман]: йалман кылыч, йәлмән «сабля, меч» (фольклорда: Йанып-йанып чабарга йалман кылыч йанда йук, к. Тумашева 1992: 67) ~ кырг. җалман «кылычның, хәнҗәрнең очы», госм. (Радлов III: 358; Будагов II: 364) йäлман «кылыч очы», төр. (Redhouse: 1239; Tarama sözlügü. 1983: 232) yalman id., ш. ук «тау башында торган таш кыя» ← төр. yalım, jalıŋ, jalčın id. ~ тув., хак. чалым «таш кыя». ЭСТЯ (IV: 103) авторлары «таудан чыгып торган таш кыя» һәм «кылыч очы» мәгънәләре бердәйлеген таныйлар, ләкин ике матдәдә, Редһоуз һәм Штойервальд (Steuerwald: 1003) бер матдәдә бирәләр. ЭСТЯ тат. мисалын китерми. Бу сүз элек кып. телләрендә киң таралган булган, к. рус. елман, елмань «кылыч йөзе (бигрәк тә аның очы)» (к. Фасмер II: 16), елбан, елбань «яр буендагы таш кыя; текә тау; пик» (Аникин: 198; автор ялман белән чагыштыруны кире кага). Безнеңчә, «туфрактан чыгып торган кыя > кылыч очы» бик мөмкин (чаг. ним. Pick «пик – чыгып торган тау башы» һәм «усаллык, кискенлек»). К. ш. ук каз. (ҚТДС: 106) жалман «хәнҗәр сабы», төр. yalman «текәлек», «кыек үскән теш».



Предыдущая статья            Следующая статья