Тэтимол 2015

ЯЛКЫН [йаºлқ ы̌н], диал. җалкын «пламя» > удм. диал. (Насибуллин: 195) ǯалкын ~ уйг. йалқун, алт. дьалкын, каз. жалқын, жалқум, төркм., госм. йалқым, йалғым id. тат. диал. йалкы -, (Будагов II: 340; ТТДС I: 162), җалқы- (Остроумов 1892: 68) «ялкынлану, дөрләп яну» фигыленнән (< йалқы-ын), сүзнең тамыры йалқ- ялкынлануга имитатив, к. ш. ук алт. диал. (Радлов III: 153) дал, хак. чал «ялкын, яшен», алт. ялы, ком. ялла- «яну» һ.б. К. Ялт.

Төрки телләрнең күпчелегендә ялкын урынына себ. тат. (Тумашева 1992: 67) йаºлын ~ нуг., ком. йалын, кырг. җалын, к.-калп. жалын, үзб. диал. йалиң, угыз. йалың «ялкын» сүзе кулланыла, ә йалқын исә чалгый мәгъ. йөри. К. ш. ук алт. дьалкын «яшен», хак., тув. чалын «ялкын; дулкын, очкын», чалгың «дөрләү, дулкынлану», монг. заль < жали «ялкын; ялт итү». ЭСТЯ IV: 106.

Йалын, йалың варианты йалкын сүзеннән килеп чыккан, ягъни ул яңарак булса кирәк, шулай да ул бик бор., к. чув. çулăм < çолăм < болг. *йалым > мар. Т. салым (Саваткова: 141) «ялкын».

Ялкын сүзеннән тат. ялкынсын-у «кызарып шешү» фигыле ясалган. К. Ялкылда-у.



Предыдущая статья            Следующая статья