Тэтимол 2015

ЯЛКАУ[йаºлқаw], диал. җалқаw «лентяй; лень» («ялкавы килгән» дип сөйлиләр), себ. (Тумашева 1992: 66) йалгаw «ленивый; недосоленный» > чув. йолхав > йулхав, мар. диал. йолко, удм. диал. ǯалкау (Насибуллин: 115) < гом. кыпч. йалқаw (кырг. җалкоо, к.-балк. җалқаw, каз., к.-калп. жалкаw), уйг. йалқаw, үзб. йалқоw, тув. чалғо id. ~ бор. монг. ǯalqaγu > хәз. монг., калм. залхуу id., залхай «ашыкмаучан» һ.б.ш. сүзләр. К. ш. ук алт. йалку, дьалку «ялкау, ялкаулык».

Ялкау сүзенең үзеннән чыгып *ялқа-у дигән фигыльнең исемләшкән исем фигыль формасы дип уйларга мөмкин. Ләкин йалқа- дигән фигыль нигезе билгеле түгел, әмма йалқы- дигән фигыль бар: башк. йалкы-, алт. йалқы-, дьалқы- (ЭСТЯ IV: 14); бу сүз бик җиңел генә йалык- сүзеннән килеп чыга ала: ләкин бу метаморфоза булды микән? Гомумән, ялкау һәм ялык-у сүзләренең үзара мөнәсәбәте башваткыч мәсьәлә: ЭСТЯ IV авторлары монда ике-өч аерым нигезнең контаминациясен күрәләр. Хикмәт бу нигезләрнең уртак морфологик формулага кермәве. Мәгънә җәһәтеннән дә кыенлыклар бар. К. Ялык-у.

Дерив.: ялкаулык, ялкаулан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья