Тэтимол 2015

ЯЛДА-У[йаºлда-] (ТРС 1966), (Akb: 122) саlda- «купать, искупать лошадь (скот)», (Будагов I: 339) «(медленно) плавать», «быть на плаву» ~ себ. тат., башк. йалда-у «елга кичү» < гом. кыпч. йалда-, каз. жалда-, к.-калп. йалла- «ат ялына тотынып зур елгалар кичү» (нуг. ялда- «йөзү», «махсус ишкәксез агып бару») сүзеннән (ЭСТЯ I: 93–94); башк. йалдау йалда-у фигыленнән исемләшкән һәм «атны су кертерлек урын» мәгъ. алган. К. себ. йалдап цығу «йөзеп чыгу» (терлекләр тур., к. Тумашева 1992: 67). Сүзнең тамыры – йал, к. Ял I. Чаг. монг. залах «кимәне юнәлтү».

Элекке заманнарда күчмән төркиләр тирән елгаларны башлыча ялдап кичкәннәр; хатыннар һәм бала-чагалар күпергә утырып кичкән. Утрак тормышта ялдау ның «атны су кертү» мәгъ. үсеп чыккан, чөнки утрак илат гадәттә кимәләр, күперләр ясый.



Предыдущая статья            Следующая статья