Тэтимол 2015

ЯЛГЫШ-У[йаºлғ ы̌ш-], диал. йаңгыш-у, йаңгылыш-у, ш. ук. җаңгыш-у, җаңгылыш-у һ.б. (әйтергә кирәк, нәкъ диал. формалар этимологик җәһәттән дөресрәк) «ошибиться, ошибаться» > чув. йăнăш- id. < гом. төрки йаңылыш-у, асылда, «бергәләп яки үзара йаңыл-у », к. тат. диал. (Тумашева 1992: 69) < гом. кыпч. йаңыл- (кырг., к.-балк. җаңыл-, каз., к.-калп. җаңыл-), гом. көнб. төрки йаңыл- (уйг. йеңил-, йаңил-), төр. yanıl- «ялгышу, адашу, алдану» сүзеннән (ЭСТЯ IV: 120), бу фигыль исә *йаң-, *йаңы- «ялгышлык булу; ялган булу» фигыленнән (ихтимал тат. диал., башк. йаңыш вариантлары турыдан-туры шул фигыльдәндер). К. Ялгыш.

Гипотетик *йаң- фигыле төрле бүтән нигезләрнең тамыры булырга мөмкин. Һәрхәлдә ялган < яңгал (к. ялган) *йаңылган яки *йаңгылан һ.б. сүзләреннән килеп чыкса, аның тамыры шул ук йаң булуы ихтимал.

Йаң фигыле үз чиратында йан-у «бер янга китү» фигыленнән килеп чыгарга мөмкин (*йан-ғы-, йаңқы-, йанық- кебек ясалмалар була ала). К. Ә. Ясәвидә (59 хикмәт):

Чыраг булып, үчмәгән, дин юлыдың янмаган,

Нахак эшне итмәгән гадәләтлек Гомәрдер.

Монда йан- «төп юлдан читкә китү; ялгыш юлга керү» кебек мәгънәдә. Әйтмәкче, тат. сөйләшләрендә дә йанық юл «төп юлдан аерылып киткән юл, сукмак» сүзе бар (сүзлекләрдә теркәлмәгән).

Дерив.: ялгыштыр-у, ялгышыл-у, ялгышын-у һ.б.

Шуны да ачыклап үтик: ялгыш < йаңылыш йаңыл-у фигыленнән ясалган исем (-ш1 аффиксы), ә ялгыш-у < йаңылыш-у йаңыл-у фигыленең урт. юн. (-ш2 аффиксы), ягъни монда ике очракта аффикслар ике төрле (омоним кушымчалар).



Предыдущая статья            Следующая статья