Тэтимол 2015

ЯЛГЫЗ[йаºлғ ы̌з], диал. жалғыз, җаңғыз, себ. (ЗДС: 233) йанғус, йаңыс «одинокий, одиноко» > удм. йылдыш < гом. кыпч. йалғыз (кырг. җалғыз, к.-балк. җаңғыз, каз., к.-калп. жалғыз, жалғуз, башк. йанғыҙ), чыгт., уйг. йалғуз, төркм. йалңыз, бор. төрки (ДТС: 229) jalïŋus, jalïŋuz, jalaŋus, jalŋuz, jaŋus, šalγuz id., төр. yalnız id. Бу сүзнең фигыль коррелянты да бар бугай, к. чыгт. (Будагов I: 340) йалғузмақ «качып китү». Күпчелек төрки телләрдә исем (яки фигыль) нигезеннән тат. йалгызақ , җаңғызақ (> мар. йалгыжак, йалзак, к. Ўпымарий: 300) ~ кар. һ.б. кыпч. йалғызақ, йалғызов, каз., к.-калп. жалқызақ, алт. дьанғызақ, алт. диал., тув. чаңызақ «ялгыз яшәүче (төрле күч. мәгъ. белән)», як. соғотох «ялгыз батыр» һ.б. сүзе ясала.

Ялгыз, ялгызак сүзләренең төрки фольклорда «героик» мәгънәсе игътибарны җәлеп итә: башк. Яңгыз батыр, чув. (Ашмарин IV: 195–197) Йанкас, Йанкăс, алт. Дьаныз, Дьеңиз, тув. Эр-Чаңысах, як. Эр-Соготох «дөньяда иң беренче кеше, бөек герой», якутларда ш. ук «ярымтык (сыңар күзле, сыңар аяклы кеше)». Кайбер лингвистлар бу сүзләр белән монг., бур. Җаңгар, Җаңгыр – монгол халыкларында иң популяр эпик герой исемен чагыштыралар, к. МНМ I: 372–373.

Безнеңчә, ялгыз < йалынгуз сүзе белән бор. төрки (ДТС: 227–229) jalaŋuq, jalïŋyq, jalnuq «беренче кеше – Адәм галәйһиссәлам; сөекле җария» (М. Кашгари аңлатмасы шундый) >> мар. йоңгок «ялгызак» сүзе тамырдаш. К. төркм. йалңыыз, нуг. йалқы, кырг. җалқы, каз. жалқы, аз. (АДДЛ: 240) йалхы, калм. йалңы «берләч (гадәттә икешәр бала таба торган терлекләрдә ялгыз бала)», монг. ялың «берүзе». Ялгыз сүзе белән бүтән сүзләрне чагыштырулар гипотетик фараз хөкемендә кала.

Кызыклы дериваты: япа-ялгыз, япан-ялгыз. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья