Тэтимол 2015

ЯЛГАШ[йаºлғаш], диал. җалгаш «деревянное корыто (в котором дают корм скотине)» < бор. ялқач кечкенә *йал сүзеннән шикелле, к. нуг. йалғас, уйг., аз., гаг., төр. йалак «ялгаш» < йал-ақ, к. ЭСТЯ IV: 90–91. Төр. һ.б. угыз телләрендә йал «терлек боламыгы» (һәм шул боламык салына торган савыт).

Төньяк Кавказ телләрендәге – ком. йалғаw, к.-балк. жалғауч, даргин. яғлав, авар. ялғаз, осет. залғавинзэ «тоткалы таба» сүзенең ялгаш сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел. Бу сүзне йалга-у фигыленнән ясалган дип уйлыйлар (Отаров 1987: 64–65). Бу фараз дөрес булса, йалгаш тәүдә су агызгыч улакны белдергән (андый улаклар бер-берсенә ялганып озын су юлы хасил итәләр). Һәм йалгаш < йалга-ш булып чыга. К. ш. ук халаҗ. йалғақ «ялгаш».

Шул ук вакытта аерым үзб. диал. йағлаw, уйг. йағлақ, йағлиғу > тат. диал. (ТТДС I: 581) җәйләү «таба, табак» сүзе дә билгеле, һәм ул йағла- «майлау» сүзеннән булырга тиеш. Угыз. йалақ сүзе йағлақ сүзеннән дә барлыкка килә ала. Шулай итеп тат. йалғаш һәм угыз. йалақ сүзләренең бердәйлеге шик астында кала.



Предыдущая статья            Следующая статья