Тэтимол 2015

ЯЛГА-У[йаºлға-], диал. җалга-у «приставить, наставлять, приделывать» < гом. кыпч., уйг., төркм. йалға- (кырг., к.-балк. җалға-, каз., к.-калп. жалға-), госм. йалқа, як. салғаа- (Пекарский: 2046) ~ бор. монг. (Поппе 1938: 200), маньч. (ССТМЯ I: 246) ǯалγа- «ялгау, ямау, ябыштыру»; тат. ялгау «ялгана торган өлеш, кисәк» (башк. ялғау «кушымча; постфикс») > чув. юлхав «кендек бавы, соңгылык». Чаг. як. салғы- «бер-бер артлы килү» < бор. төрки *йал-гы-.

ЭСТЯ (IV: 12–14) авторлары бу сүзне бик чәлә һәм таркау яктырталар (тат. ялга-у монголчадан алынма диелә, к. монг. зал < җал «дәвам; әкренәю, ял итү»). Г. Рамстедт (1957: 137) ялга-у сүзен тунг. ǯаlu- «тулы булу» сүзе белән бәйли. Гомумән – этимологиясе юраулы сүз.

Дерив.: ялгаулы, ялгаусыз; ялгаулык; ялган-у, ялгаш-у, ялгат-у; ялгама, ялганма һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья