Тэтимол 2015

ЯЛГАН[йаºлған], диал. җалган «ложь; ложный» < гом. кыпч. йалған (к.-балк., кырг. җалған, каз., к.-калп. жалған), чыгт., уйг. йалған < бор. төрки jalγan (ДТС: 228) > угыз. (төр. һ.б.) йалан id.

Бу сүзнең көнб. төрки телләрдә генә булуы күзгә ташлана: димәк, ул чагыштырмача яңа. Тат. диал. йалдақ «алдакчы» (ТТДС I: 162) сүзенең ялган сүзенә нисбәте ачык түгел. Себ. тат. (Тумашева 1992: 62) йалан «ялган» – угыз телләреннән килеп кергән булса кирәк (җалан, жалан id. каз. телендә дә очрый). ЭСТЯ (IV: 92) бу сүзне яла белән баглы дип күрсәтә. Безнеңчә, тат. сөйл. киң таралган (ДС III: 208; ТТДС I: 169 һ.б.) йаңгал, җангал «ялган» (йаңгалак, җаңгалчык «ялганчы, алдакчы», йаңлага-у «ялганлау») беренчел вариантны чагылдыра һәм ул бор. *йаң- «ялгышлык, ялгышу» сүзеннән (ихтимал, монг. -қал аффиксы ярдәмендә ясалган) булырга мөмкин. Һәрхәлдә ялган һәм ялгыш сүзләренең охшашлыгы очраклы түгелдер (ялгыш < яңылыш булган кебек, ялган < яңылган: *йаңылга- «ялгыштыру» фигыле була ала).

Дерив.: ялганлы, ялгансыз; ялганлык; ялганла-у; ялганчы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья