Тэтимол 2015

ЯЛВАР-У[йаºлwар-], диал., ялбар-у, җалбар-у, җалвар-у «умолять, убедительно просить» > чув. чалвар-, чув. диал. çолвар-, çулвар-, мар. ялвар-, сарвал-, сöрвäл-, удм. сюльвор-, ялбар- (шулай итеп, бу сүз Урта Идел регионында болг. теленнән дә, татарчадан да таралган) < гом. төрки, чыгт. йалбар- (к.-балк., кырг. җалбар-, каз., к.-калп. жалбар-, алт. дьалбар һ.б.) id. ~ бор. монг. ǯalbari- > бур. зальбар- һ.б. (к. ЭСТЯ IV: 92–93). Безнеңчә, этимологиясенең ачкычы уйг. йалбэр- < *йали бэр id. бор. йалы- «гыйбадәт кылу; ялыну» сүзенең бор. хәл фигыль формасына (*йалый-) бэр- «бирү» яки бар- «бару > дәвам итү» актионсарт фигыле кушылып ясалган. К. Ә. Ясәвидә (103 хикмәт): Қурқғыл имде, курқғыл имде, Ходага ялы барып

Бор. йалы- фигыле бор. төрки *йал «корбан», йа- «корбан бирү» сүзеннән, к. сол. (маньч. диал.) ǯalbarа, маньч. ǯalbari, ǯalbarila-, ǯandu-, ǯanǯi-, ǯanu-, ǯa- «гыйбадәт кылу; дошман күрү (!) < каргау» (ССТМЯ I: 246). К. Ялын-у.



Предыдущая статья            Следующая статья