Тэтимол 2015

ЯЛАУ[йаºлаw], диал. җалау (Троянский I: 405), диал. йала сүзенең ике мәгънә линиясе бар:

1) (ДС I: 243) «байрак»; (Арсланов 1988: 101) «гаскәри аерма билгесе – кечкенә әләм (баш киемендә)», к. себ. (әкият) Кöчĕм хан … һәйбәтләп киенгән: яуга кия торган җалалы бүреген, көбә куягын киеп йибәргән. Хак. (Чирем тамырлары: 38), урта төрки (Боровков 1961: 255) йалаw «бунчук, тулгага (шлемга) беркетелгән әләм» > чув. ялав, удм. ялау «сөңге очына бәйләнгән кечкенә байрак, байрак», яла «элмәк», мар. (Упымарий 300, 305; Иванов, Тужаров: 56; Саваткова: 39) йалва, йолва, йалавав «чук, тасмачык», ялава «чук, чачак; сырга», йола «әләм (кечкенә байрак), флюгер», рус. яловец, еловец «рус яугирләренең шлем түбәсендәге трубкага тыгып куела торган тукыма» (Аракин: 31–32);

2) «кием элмәге (төймәләрне төймәләр өчен, аруча эчтәгеләрне)» (Остроумов 1892: 67).

Гомумән, бу сүз нинди булса билге итеп йөртелгән тасма чукны белдергән һәм бик киң таралган, к. ком., нуг. йалаw «камчы очына беркетелгән каеш; элмәк», кырг. диал. жалоо, каз., к.-калп. жалаw «тасма, байрак, әләм», чыгт. йалаw «флаг; шлем тышыннан уратыла торган ефәк кисәге» (Радлов III: 155), «байрак тукымасы» (Будагов II: 338) ~ бор. монг. ǯalaγa > монг. залаа «бүрек түбәсендәге чук, түбә чәче – какул, бантик, кикрик, байрак», эвенк. (ССТМЯ I: 245) ǯaлaγaн «бүрек түбәсендәге кечкенә чук» < бор. төрки *йалаға, к. алт. йалаға, дьалаға «бантик, әләм; шырт (дуңгызның сырт кыллары)» һ.б.

ЭСТЯ (IV: 99–100) авторлары бик хаклы рәвештә ялау сүзенең паронимы итеп алт. йалама, йалаба, дьалама, хак., тув. чалама, хак. диал. чалаңма, як. салама «үзенә егерме кештәк беркетелгән бау (һәртөрле мәҗүси йолаларда кулланыла, этнографик әдәбиятта җитәрлек яктыртыла)» сүзен китерәләр һәм боларның уртак нигезе бор. *йала- сүзе дип күрсәтәләр: аны исә йалга-у фигыле белән чагыштыралар. Безнеңчә, йала-ның турыдан-туры ялга-уга багланышы юк, йала- < йа-ла- бор. *йа- «бәйләү, бәй» сүзеннән һәм бу фигыль җиле сүзе белән тамырдаш. К. Җиле, Саламат, Яламча.

Егоров (1964: 353) чув. ялав сүзен чыгт. ялав һ.б. белән чагыштырып, чувашчага бу сүзнең тат. теленнән кергәнлеген әйтми (гомумән, бу автор өчен тат. теле материалын күрмәмешкә салышу хас). Ахметьянов 1989: 146. Рус. яловец, елов «шлем түбәсенә беркетелгән чук, чачак» (< төрки) тур. Аникин: 724.



Предыдущая статья            Следующая статья