ЯЛАНГАЧ[йаºлаңғач], диал. җаланғач, йалангац, йаланац «голый» < гом. кыпч., чыгт. *йаланғач (кар. йаланғац, к.-балк. җаланңач, нуг. йалаңаш, каз., к.-калп. жалаңаш, башк. йаланғас), үзб. диал. җалаңач, җалаңғач, уйг. җалаңач, җалиңач, кырг. җыланач, җылаңғач ~ алт. дьылаңаш, йаланқач, төркм., бор. төрки йаланчак id., безнеңчә, йалан сүзенә -қач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган (≈ рус. голенький). ЭСТЯ IV: 104. |