Тэтимол 2015

ЯЛАН[йаºлан] II, диал. җалан «всегда, всё время» > чув. диал. ялан, мар. ялан, йалан, удм. ялон, морд. Э. яла id. < гом. кыпч. *йалаң id., к. к.-балк. җалаң «тик, әмма; шулай да», каз., к.-калп. жалаң «гадәти», төркм. (кыпч. телләренән) йалаң «һәмишә, һәрвакыт» Ялан I сүзеннән: бор. кыпч. төркиләр өчен гел бериш дала (киңлек) һәм гел бериш тормыш, кабатланучан очраклар (озынлык) багланышы (метафора) бик аңлаешлы һәм актуаль булган. К. ш. ук куман, бор. төрки, уйг., чыгт. йалаң «фәкать, бары тик» ~ тув. далаң (< алт. *дьалаң) «өйләнмәгән» (Joki 1952: 117).



Предыдущая статья            Следующая статья