Тэтимол 2015

ЯЛАН I[йаºлан], диал. җалан, йалаң (ДС II: 246) «поле; открытое место, равнина; степь», диал. «голый», диал. «мелкий лес на пойме» > чув. йалам «луговая сторона реки» (к. Ашмарин V: 57), мар. диал. (Исанбаев 1978: 25) йалан ~ алт. йалан, йалаң, дьалан, шор., хак. диал. чалан «ялан», уйг., үзб. йалаң (диал. сөйләмдә, сирәк кулланыла), к.-балк., кырг., каз. җалаң, жалан «ялангач», үзб. диал. (Харәзем) йалақ йер «ялан җир» (икенчел булса кирәк) < бор. төрки (ДТС: 227) jalaŋ, jalïŋ «ялангач». Елань, ялан «ялан» (Аникин: 197, 724) рус сөйләшләрендә киң таралган сүз һәм эвенк. һ.б. ялан «ялан» рус теленнән булса кирәк.

ЭСТЯ (IV: 91–94, 95) авторлары нишләптер йалан, йалаң сүзеннән төр., бор. уйг., чыгт. (берничә генә телдә) йалың «ялан, ялангач» сүзен аералар; без алай аеруга нигез күрмибез. Төрки телләрдә рельеф объектларын тән әгъзалары белән чагыштырып атау – киң таралган күренеш, к. азак, арка, култык, сырт, тамак һ.б. Кайбер телчеләр рус ялан сүзенең төрки булуына шикләнәләр. к. Фасмер IV: 554.

Йалан, йалаң сүзе алан (ш. ук аклан) белән контаминацион нигездә генә баглы. Йалан сүзе йал < йала тамырыннан (шуның инструменталь килеш формасы), төп мәгънәсе «ялангач». К. Ялан II.



Предыдущая статья            Следующая статья