Тэтимол 2015

ЯЛАГАЙ [йаºлағай], диал. җалағай «льстец, подлиза» > чув. йулахай, йолахай, мар. ялахай «ялкау, ялагай» ~ нуг., ком. йолағай, каз., к.-калп. жалағай, алт., шор. йалаққай id., хак., бур. чалахай «ярамсак, ягымлы», кырг. җалакай «ялкау, сәлкәү», як. дьалағай «игътибарсыз» – тат. диал. (ДС I: 260) йалқа, җалақ, госм., алт. йалақ < йалғақ «ялкау – ялагай», як. дьалах «игътибарсыз» нигезеннән, к. үзб. йалхақ «гамьсез алчак», йал «тик яту» тамырыннан (к. Ял II ), к. себ. йалағай-у (Тумашева 1992: 66) «ялагайлану» < йалақ-ай-у «йалақ булу». К. ш. ук маньч. залхай, иске монг. zalingxaj «хәйләкәр ялкау; хәйләкәр, наян» ← zali «хәйлә-мәкер». ЭСТЯ (IV: 89) йалағай дигән нигезне мәгънәләре бер-берсенә якын өч омоним дип күрсәтә. Без ике генә дибез: икенчесе йала-у сүзеннән – «ялаучан» булырга мөмкин. Гомумән ялагай һәм ялак бер-берсенә керешкән һәм мөгаен тамырдаш сүзләр.



Предыдущая статья            Следующая статья