Тэтимол 2015

ЯЛАВАЧ[йаºлаwач], иск., сөйл. йалаwыч «посол, посланник; пророк» < бор. төрки jalabaç, jalbaç, күп яз. ядкәрләрдә йалавачы (халык этимологиясе буенча гына -чы) – чыгышы юраулы сүз, к. ЭСТЯ IV: 89. Безнеңчә (яңа фараз), яла сүзе белән бәйле, чаг. як. салаӯ- < *җала- «идарә итү, юнәлтү», саланыччы «идарәче, оештыручы мөдир». К. ш. ук мар. салаус «илче фәрештә» (< болг.).



Предыдущая статья            Следующая статья