Тэтимол 2015

ЯЛ I[йаºл], диал. җал «грива», диал. «сухожилие под гривой на шее лошади; недокошенная трава» (ТТДС I: 162) < гом. кыпч. йал (к.-балк., кырг. җал, каз., к.-калп. жал), угыз, чыгт., уйг. йал (үзб. йол), уйг. диал. йәл, йайла, (Радлов III: 11, 153) йаил, йаал, төркм. йаал, кр.-тат. yalın, calın, алт. дьал, тув. чал «ял», як. саал ~ башк. йал «атның җилкә мае» id. Як. сиэл (> эвенк. сиэл, һиэл) ~ тув. чел, чäл, төр. yele (йәлә), чулым. йäлäк, алт. диал. йäлäн, йäлин, хак. чилiн һ.б. «ял», алт. диал. (Баскаков 1972: 212) дьелеги, дьелтек «шырт, дуңгыз ялы» бу сүзне монг. дел, деленг ~ эвенк. дэлин, дээлин, далин «ял» сүзе белән чагыштырырга мөмкинлек бирә (к. ССТМЯ I: 235). К. ш. ук кар. йала, к.-балк. җалқа «ял» – һичшиксез, җилкә (к.) сүзе белән бердәй, к. чув. çилхе «ял» < болг. *җилгә «ял; җилкә» (к. Räsänen 1969: 181), – бор. төрки (ДТС: 228) jalïγ «кикрик; ял, ияр кашы», төр. yal «ял; җилкә».

Шулай да ял ~ җилкә сүзенең барча мәгъ. вә формаларын бер уртак нигезгә кайтару кыен. К. Җилкә, Ял II, Ялда-у. Будагов II: 337; ЭСТЯ IV: 85–87; Федотов II: 118–119. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья