Тэтимол 2015

ЯКЫН[йаºқ ы̌н], диал. җақын «близкий, близок, близко» > чув. яхăн < гом. кыпч. йақын (кырг. җақын, каз., к.-калп. жақын), уйг., чыгт., госм. йақын, төркм. йақыын id. бор. *ja-, к. бор. төрки ДТС: 224) jaγu-, jaq-, javu- «якынлашу» фигыленнән, төрлечә ясала ала: бер яктан – йаγ-ык > йаwык «якын» (к. Явык ) сүзенең инструменталь килеше буларак – йаwык-ын > йаwкын > йақын; икенче яктан (төркм. яңгырашы) урта. төрки йақығ «якын (кардәш)» сүзенең шул ук килеше буларак – йақығ-ын > йақыын > йақын; ниһаять, бор. йақ- фигыленнән турыдан-туры: йаққын (-қын фигыльләрдән сыйфат ясагыч кушымча). Як сүзенең инструменталь килеше булуы да ихтимал, чаг. монг. зах «як, кырый; яка» → захин «якын» К. Юла-у, Юык, Явык, Якыр-у, Ян. Ихтимал, тамырдашлары: тунг.-маньч. daγa «якын» ~ кор. taγa id. ССТМЯ I: 188–189.

Якын тат. телендә бик продуктив нигез: якынлык, якынча: якынай-у, якынлаш-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья