Тэтимол 2015

ЯК-У(якты, ягу), диал. җак-у «прикладывать; приписывать; мазать (что на что); подходить, быть приятным, зажечь (прикладывать огонь к дровам); топить» – ут йагу «утны утынга кую», утка ягу «янучан нәрсәне утка кую» > йагу «сылау» – «янучан нәрсәне яндырып җылыту» < гом. кыпч. йақ- (кырг., к.-балк. җақ-, каз., к.-калп. жақ-), угыз. йақ- < бор. төрки *йағ-ық- ← йағы «май яндыру» ← *йа «яну» тамырыннан > йағ «яна торган нәрсә, май».

Йағы нигезеннән: йағ-ыл- > йал- (ДТС: 227) «яну» → ялқы-н «ялкын»; йағ-ын- > йан- «яну», йағыт- «яндыру, яктырту» (> болг. җат- > чув. çот-, çут- «ягу, яндыру») → йағытығ > якты (к.); йағыр- «май яндырып яктырту» → йағыр-ығ > йаруғ «якты, нур»; шуннан йағры «яры, яндыру өчен май» > йары; шуннан бор. йағрыт- > йарыт- «яктырту» → тат. диал. йартақ «чырак, май яндырып яктырта торган җайланма» >> болг. *җарта > чув. çорта, çурта «шәм» һ.б. (к. Яры-у II сүзендәге схеманы). К. ш. ук Ягымлы, Якты, Яртак, Яры, Яу II, Яу-у, Яхшы . Будагов II: 334–335; ЭСТЯ IV: 58–59.



Предыдущая статья            Следующая статья