Тэтимол 2015

ЯКТЫ[йаºқт ы̌], диал. җақты «светлый; свет» < чыгт. йақты, йақту, йағту, йағлу, бәҗ. йаwту (Радлов III: 35, 53), төр. диал. йакту, к.-калп. жақты, төркм. йағты id. (ЭСТЯ IV: 62) ~ чув. çутă < çотă < болг. *җаты < бор. төрки йағыт-ығ «яктыртылган» сүзеннән ← йағыт- «яндыру, яктырту» ← йағы- «яну; яктырткычта май яну» сүзеннән, йағ «эч мае» тамырыннан. К. Яры-у II сүзендәге схеманы.

Йакты сүзе күп кенә төрки телләрдә юк (аның урына йаруғ сүзе һәм аның фонетик вариантлары кулланыла), йактыр-у дериваты исә ешрак очрый. Тат. телендә дә бу сүз бор. уйг. теленнән кергән булуы ихтимал. К. Яу II, Як-у, Ян-у. Федотов II: 146.



Предыдущая статья            Следующая статья