Тэтимол 2015

ЯК[йаºқ], диал. җақ «сторона; край, область» < гом. кыпч., уйг., үзб., чыгт. йақ (к.-балк., кырг. җақ), төркм. йаағ, йаақ, үзб. диал., куман. йаақ «як; кавем-кардәш» бор. төрки (ДТС: 237) jaq «як, ян», «якынлашу» – кайбер төрки телләрдә (Себер, угыз) юк.

Бу сүзне күп кенә бүтән сүзләр белән чагыштырырга мөмкин: яга, ягы, ян, яңак; Räsänen (1969: 180) хәтта йақ- «сылау» фигылен дә йак белән бердәй дип карый, ләкин барысы да юраулы. Әмма як һәм якын сүзләренең тамырдашлыгы бәхәссез, ләкин якын сүзе турыдан-туры як сүзеннән түгел, ә йаукын < йағуқ (к. Явык ) сүзеннән – шуның инструменталь килеш формасы, йағуқ исә бор. йағ- «якынлашу» (шуннан бор. йақ-) ← йа «юнәлеш; юнәлү» сүзеннән булса кирәк. Гомумән бор. jaq < *jaγaq булырга тиеш.

Йак сүзен эвенк. һ.б. тунг. ǯапка «яр, кыр, ике якның берсе, тараф», ǯапкун «сигез (сигез як)» белән чагыштыру шикле, ә чув. аяк «ян, як» белән чагыштыру (Егоров 1964: 35) бөтенләй нигезсез (чув. сүзе бор. төрки äjägü «кабырга» сүзеннән).

Йак шактый продуктив нигез: әд. йакла-у «кемнедер канат астына алу», йаклы «берәүнең тарафдары булу», йакташ, иске тат. йакчы «тарафдар» (бу сүзләр бүтән төрки телләрдә дә бар) белән беррәттән диал. (к. ЗДС: 227) йаклан-у «кемнең дә булса ярдәменә ышанып үз-үзеңне иркен тоту» һ.б. сүзләр бар. К. Якын, Якыр-у . Будагов II: 333.



Предыдущая статья            Следующая статья