Тэтимол 2015

ЯЗЫК[йаºз ы̌қ], диал. җазық «грех, проступок» < гом. кыпч. йазық (к.-балк., кырг. җазык, каз., к.-калп. жазық) < бор. төрки (Поппе 1938: 165; Боровков 1963: 135; ДТС: 251 һ.б.) jazuq > алт. дьазык, төркм. йаазык, йаазук, аз. йазығ, тув. чазығ, хак. чазых «язык, гөнаһ; хата, язлыгу» – йаз-у «ялгышу, гаепле булу» (к. Язу III ) сүзеннән, к. Исхаков 1961: 198–199. Тат. һ.б. телләрдә йазыклык «язык» сүзе дә бар.

Тат. диал. йазу «бәхетсез язмыш» (ТТДС I: 161) ~ ком. йазыw, төркм. йāзу, к.-балк. жазыw «язмыш» < бор. төрки jazıγ > төр., гаг. йазық «югалган; әрәм; жәл», ком. йазық, к.-балк. жазық «кызганыч; бәхетсез» сүзе дә бор. гом. төрки *jazıγ < *jazγuγ < *jarγuγ. К. Ярлы.

Бу сүзләр күрше телләргә күп тапкырлар кергән, к. мар., удм. йазық «гөнаһ». Чув. çылăх < çырлăх «язык, гөнаһ» бор. *җарғ-лык «языклык» сүзеннән, к. удм. сирлык, мар. сулык «язык, гөнаһ» < болг. *җарылық, *җарғылык id.



Предыдущая статья            Следующая статья