ЯЗЫ[йаºзы], диал. (ЗДС: 178) җаз, җазы «равнина; ровное дно балки, ровная пойма реки» ~ башк., төркм. йаҙы, кырг. җазы (каз., к.-калп. жазы), чыгт. йазый, йаз, госм. йазу (төр. yazı), кр.-тат. (Dobr. I: 420–421) cazıq «язы». К. ш. ук уйг. йези, алт. дьазы, хак., тув. чазы, як. сыһыы id. һ.б. Тат. диал. (ТТДС I: 160) йажу ~ хак. диал чажы id. үзенчәлекле. Барысы да йаз- «җәю»дән, к. бор. төрки (ДТС: 251) jazï «дала; ачык, ачыклык» < *йазығ, *йазғу. Добр. cazıq [җазық] id. бор. бер яңгырашны чагылдыра бугай. Язы сүзе хәз. әд. телдә сирәк кулланыла, әмма топонимикада еш очрый (мәс., Бозаяз < бозау язысы һ.б.ш.). К. Яз II, Яз-у I. Язы белән беррәттән төрки телләрдә башк. йаҙық «тигез юл» (к. БҺҺ II: 82) ~ кырг. җазық, каз., к.-калп. жазық «язы, тигезлек, тигез җир» сүзе дә очрый. Бу сүз йазы белән турыдан-туры баглы түгел; әмма, әлбәттә, язы да, язык та йаз- «җәелдерү» фигыле нигезендә ясалганнар. К. Яссы. |