ЯЗ-У III[йаºз-], диал. җаз- «чуть не попасть (в цель); сойти с пути, лишиться чего, ошибиться» әд. телдә ярдәмлек-актионсарт фигыль буларак киң кулланыла (мәс., егыла язу), к. ш. ук диал. яза «ялгашып» (яза басу «аяк белән ялгыш басу»). Төрки сүзлекләрдә йаз-у III, кайчакта йаз-у II «җәю» белән бер матдәдә бирелә, ләкин тат. диал. (ЗДС: 226) йазла-у «язу» – кырг. җаз-, жазда- «ялгышу, гаепле булу» бу сүзнең мөстәкыйльлеген бик ачык күрсәтеп тора; к. ш. ук нуг. йаз-, к.-балк. жаз-, каз., к.-калп. жаз- «ялгышу һ.б.». К. Язык. Йаз- тамырының этимологиясе юраулы: бор. төрки ol kejikni yazdï (ДТС: 250) «ул киеккә атып тидермәде» сүзе кызыклы: бәлки бор. форма *jazï- «языга җибәрү» мәгъ. булгандыр. К. Язы. Räsänen: 193 («язлыгу» һәм «аз гына булмый калу» мәгънәләрен ике фигыльгә бүлеп бирә). |