Тэтимол 2015

ЯЗ-У II[йаºз-], диал. җаз- «писать» < гом. кыпч. йаз- (к.-балк., кырг. җаз-, каз., к.-калп. жаз-), гом. көнб. төрки йаз-, башк. йаҙ- id. ~ чув. çыр (> мар. сир-) id. Еш кына бор. монг. ǯiru-, тунг. н׳иру- «язу» бор. монг. ǯur- «рәсемләү» сүзләре белән чагыштырыла, әмма, безнеңчә, бу шикле: чув. çыр- < болг. – җыйр- > венг. ir- «язу», әлбәттә, бор. гом. төрки *йар- < т׳ар- «язу; таркату» сүзеннән, ләкин а > ы болг. (чув.) телендә соңрак килеп чыккан булырга тиеш, ягъни бу күренеш монг. һәм тунг. телләрендәге төрки алынмаларда чагылыш табарга тиеш түгел. Безнеңчә, монг. һәм тунг. сүзләре бүтән аерым бер сүздән килә.

Гом. төрки йаз- «язу» бор. төрки йааз- «җәелдерү, сөйләмне сүзләргә, сүзләрне хәрефләргә таркату» сүзеннән булса кирәк (чаг. тат. май язу «каймакны майга һәм әйрәнгә таркату», йон язу «тетү»). К. Язу I.

Яз- продуктив нигез: язмá, язмачы, язмачылык, яздыр-у, яздырт-у (газет-журналны), язгыч (неол.), язмыш (← Алланың язмышы – «язганы») һ.б. Язу «язылган нәрсә; документ» барча кыпч. телләренә хас. Язучы «әдип» – рус теленнән калька. Будагов II: 322–329.



Предыдущая статья            Следующая статья