Тэтимол 2015

ЯЗ-У I[йаºз-] «развязывать, разложить сметану на пахту и масло, разогнуть, распрямлять, распускать, пушить, трепать, теребить (шерсть); расстилать, писать» (тат. диал. җазыw хәзер кулланылмый диярлек) < гом. кыпч. йаз- (башк., төркм. йаҙ-, к.-балк., кырг. җаз-, каз., к.-калп. жаз-), угыз. йаз-, төркм. йааз-, алт. дьас-, йас-, тув. чаз//час, бор. төрки jat-, jad-, jaδ-, jaz-, jaj- (к. ДТС: 250 һ.б.) id. Безнең карашка, йаз-у «кәгазь һ.б.ш. өстенә ниндидер билгеләр төшерү» сүзе асылда «сүзне авазларга таркату» «сүзне җәеп салу» кебегрәк мәгънәдән үсеш алган; гадәттә (күп телләрдә) «язу» мәгъ. сүз «сызу, чыю» мәгъ. сүздән үсеп чыга, ләкин бу үсеш мотлакан түгел бит! Гомумән, язу I, язу II һәм җәю сүзләре генә түгел, яз һәм җәй сүзләре барысы да уртак бер тамырга – *т′äр «яз», «язга чыгу» > д′äр- > йааз сүзенә кайтып кала (шуннан ук агач яфрак яр-у, ягъни – «язу, җәелдерү»); йаз-у һәм йаз, җәй-ү һәм җәй (гом. төрки жай-мақ һәм җай) сүзләре исем-фигыль корреляциясе «синкретизм» парлары алар. Хикмәт шунда: күп гасырлар буенча бор. төркиләр үзәннәрдә кышлап, тауларда язлап һәм җәйләп яшәгәннәр, күп гасырлар буенча берүк процесслар кабатланган: кышлаудан язлауга (җәйләүгә) җиткәч, төеннәр язылган һәм киезләр җәелгән. Билгеле, мондый тормышта яшәгәндә яз тамырының метаморфик, метонимик һ.б. күч. мәгънәләре аерым сүзләргә нигез була торган. К. Яз-у II. ЭСТЯ IV: 69–70 (йаз- I), 70–71 (йаз- II).

Яз-у I сүзеннән диал. йазма «гөбе әйрәне», йазым «бер порция язылган май» сүзләре ясалган (ТТДС I: 161). Кайбер кыпч. телләрендә (к.-балк., каз., к.-калп.) бу сүзнең «кашу, дәвалау» мәгънәсе бар. Идиома: тел яздыру «җәзалап серләрне сөйләтү». Добр. cazıq, yazıq «җәенке» сүзе бар.



Предыдущая статья            Следующая статья