Тэтимол 2015

ЯЗ I[йаºз] «весна» (диал. җаз хәзер кулланылмый диярлек) < гом. кыпч. йаз (кырг., к.-балк. җаз, каз., к.-калп. жаз), угыз. йаз, йааз, алт. дьас, дьаз, тув., хак., шор. час, як. чаас «яз», кайбер көньяк телләрдә (төр., гаг., нуг., каз., к.-калп., үзб. һ.б.) «җәй», ә «яз» мәгъ. бүтән сүзләр белән белдерелә, мәс., миш., тат. (Г. Ибраһимов, ТТДС I: 160) җәй «яз», к. үзб. йоз «җәй», ә «яз» – бәһар, баһор, төр. ilkbahar. Бу хәл календарь алмаштырулар белән баглы булса кирәк, чөнки бор. төрки телләрдә йаз, җәй, көз, қыш сүзләре (фонетик вариацияләре белән) күптәннән килгәне күренә. Чув. çур < çор < болг. *җар «яз» һәм төркм. йааз, як. саас «яз» сүзләреннән чыгып, тәүге варианты йаар < дьаар дип билгелиләр һәм еш кына маньч. ньар-, монг. нярай «яңа туган; яшел» сүзләре белән чагыштыралар (Цинциус 1971: 79–80; Poppe 1972: 49); саф лингвистик җәһәттән бу чагыштыру хатасыз (к. ЭСТЯ IV: 69–70), ләкин тарихи-семантик принциптан караганда, ул шикле: хәз. -з урынына -р килү – саф төрки күренеш, мәгънәви җәһәттән монг.-маньч. варианты борынграк: яз – балалау һәм яшеллек фасылы. Шунлыктан мәзкүр чагыштыруны кире кагучылар да бар. Гомумән, мәсьәлә юраулы кала. К. ш. ук Яз-у I. Егоров 1964: 219, Räsänen 1969: 196.

Яз продуктив нигез: язгы, язгылык, язла-у, язлый, язын; язлак, язлау «язлый торган урының» сүзе дә булган.



Предыдущая статья            Следующая статья