Тэтимол 2015

ЯДЫГАН [йаºдыған], бар. (Тумашева 1992: 64) йатыган «гусли; арфа» ~ рус. (яз. һәм диал.) джитаган, jättaga, джатыган һ.б. (Аникин: 185, 640) < чыгт., яз. монг. jatuγan, jattuγa «ундүрт кыллы гөслә» (хәз. монг. ятга «сигез кыллы арфа»), алт. диал. йадаган, хак. чадыган, чатхан һ.б. (к. Цинциус 1984: 40) маньч. фитухан «бандура, думбыра» белән чагыштырыла. Гөслә яткан хәлендә уйналгач, бу сүзне йат-удан дип уйлау табигый (чаг. тат. диал. йадаған «өйдә ятучан», Тумашева 1992: 72), к. Räsänen 1969: 192–193. Ләкин бу фараз өстәмә дәлилләргә мохтаҗ. Ихтимал, йадыган < йәттиқаң «җиде кыл» дигән сүздәндер (каң кыл чыңлавына тәкълид монг., алт һ.б. телләрдә очрый). Номинханов 1975: 175; ЭСТЯ IV: 156–157 һ.б.

Төр. һ.б. йатаган «кәкре кылыч» сүзе дә, ихтимал, ятыган сүзеннәндер.



Предыдущая статья            Следующая статья