Тэтимол 2015

ЯДӘЧ[йәдәч], диал. йәтәч, җәдәч, җәтәч, зәдәс (ДС II: 84), җәдәз «дужка у птиц (с которым играют в игру «беру да помню» или «Иван-дурак»)» > чув. (Сергеев 1971: 68) йетес, йĕтес, итес, йетек һ.б., мар. (Саваткова: 38, 43) йатас, йäтäс, йĕдас, удм. (Насибуллин: 15) ǯатес id. – башк. сәтәш, сәҙәш, нуг. ябдесин, кар. йаддэс, төр., кр.-тат., нуг. (ТS 5: 141–142; Dobr. III: 465) yades, lades < фар. йāд äст «исемдә» яки yäd dašt «хәтердә калачак шәй» (TS 4: 1451–1452), к. ш. ук Егоров 1964: 80; Федотов I: 201.

Ядәч сындыру, ядәч аеру гадәте уен гына булмаган – чувашлар (к. Ашмарин I: 61) һәм мордвалар (Евсевьев: 29) труйчын – жәйге нардуганда зиратка барып үлгәннәрне искә алу көннәрендә кем ничә елдан үлә дип бәхәсләшү өчен дә ядәч аерганнар. Җәдәчләшү гадәте Кавказ халыкларында (к. абаз. сандис, кабарда. кандис «ядәч»), Балкан илләрендә (к. рум. lades) һәм комиларда (чэгсь) һ.б. күзәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья