ЯГЫМЛЫ[йаºғ ы̌мл ы̌], диал. җагымлы «приятный» ← сөйл. ягым (йагым, җагым) «күңелгә хуш килү» ← йак- (җак-) «сылау» (май ягу), к. Як-у. Йагым сүзе гом. кыпч. теленнән үк килә, к. нуг., ком. яғым – яғымлы, к.-балк. җағым → җағымлы, кырг. җағым → җағымдуу, каз. жағым → җағымды, к.-калп. жағым → жағымлы һ.б. Ягымсыз (вариантлары белән) сүзе дә еш очрый. |