Тэтимол 2015

ЯГА[йаºға], диал. җага, жаға «окраина, опушка, берег, край, у края» (ТТАС III: 621; Тумашева 1992: 64; ТТДС I: 159, 593; (БТДҺ: 105) < гом. кыпч., чыгт., бор. уйг. йаға (к.-балк. җаға, каз., к.-калп. жаға), алт. йага, дьага, дьака, хак. чага, як. сага ~ бор. монг. jaγa > бур. заха id. (ш. ук «яка»), болг. *җаға > мар. сага «янында».

Тат. телендә яга (йаға, йага, җаға, жага) һәм яка сүзләре аермачык аерыла (этимологик дублет), башк. телендә мондый полярлашу сизелми. ЭСТЯ (IV: 82–83) сүзләрендә яка һәм яға бер матдәдә бирелә һәм Дҗ. Клоусонның фикере китерелгән: яга, якаяқ-, яғ- (к. Явык ) «якынлашу» фигыленнән. Без моңа нигездә каршы түгел, ләкин як, яг исеме дә булырга мөмкин, шунлыктан башк. диал. (БТДҺ: 105) йағақ «янәшә» сүзнең борынгырак яңгырашын чагылдыра булса кирәк (йағақ < йақақ); чув. телендә çоха, çуха «яка» мәгъ. генә булып, мар. телендә саха киңрәк мәгънәдә булуы бу сүзнең чув. теленнән түгел, болг. теленнән турыдан-туры алынуына дәлил (мар. < тат. йака «яка» сүзе дә бар).

Яга сүзеннән ягалау - «тирәли йөрү; эш башларга җыену», шуннан ягалый «тирәли» сүзе ясалган (бу сүзләрнең параллельләре бүтән кыпч. телләрендә дә очрый). К. Яка, Ят.

Яга ның яка, җака варианты да очрый (кабер якасында «кабер янында»), шундый варианттан рус. якут//джакут (халкы) < монг. җакаут «ягадагылар, читләр, ерактагылар» сүзе дә килә (к. Аникин: 722–723), чаг. рус. украин «чит, ягадагы, украин». Рус. яга « колын тиресе» < төрки йага тур. Фасмер IV: 543.



Предыдущая статья            Следующая статья