Тэтимол 2015

ЯВЫР[йаºw ы̌р], диал. (ТТДС I: 563) җаwыр, җаwырнабаш (ДС II: 257–258), җаwырна башы, миш. (ТТДС II: 158) йаwрын, йаwырна, йаwырны «ключица» – әд. телдә дә яурын, яwырын < гом. кыпч. йаwырын (к.-балк. җаурун, заурун, кырг. жоорун, каз., к.-калп. жаwырын), башк. (БҺҺ II: 87) йаwырын, йаwырыннау, алт. йарын, йаарын, хак. чарын, чаарын, як. сарын, чув. çорăм > çурăм – күпчелек телләрдә (тат. сөйләшләрендә дә) бу сүз калак сөяген һәм җилкә сөяген (умыртка башын) белдерә. Сүзнең нигезе – бор. төрки (ДТС: 224), чыгт. jaγïr, уйг. йеғир (> кырг. җоор, каз., к.-калп. җабыр, жаwыр) «атның ияр яисә камыт тигән (тия торган) урыны; камыт йарасы» һәм йаwырны, йаwырна < (төркм.) йаwыр (йағыр-ы) урыны дигәннән, к. ш. ук госм. йағры (йағыр-ы) > куман., себ. (брб.) йаwру «атның сөяк чыгып торган урыны; калак сөяге», төркм. йағыр «хайванның арка пычыргысы; пычыргылы терлек» ~ яз. монг. daγari «иңбаш» (< төрки *дьағарын сүзеннән булса кирәк). Гомумән, формаль җәһәттән йавырын (< *йағур-ғун) – *йаwыр- < *йағыр «чиләнү, пычыргылану» сүзеннән фигыленнән, к. каз (ҚТДС: 116) жауыр-, кырг. җоору-, аз. jaғыр- «чиләнү», ә йаwыр < йагыр (исем) шуннан килеп чыккан (киресенчә түгел), к. Яурыл-у. Бор. йағыр- фигыле *йағ яки *йағы дигән сыйфаттан була ала. Räsänen 1969: 178; Мухамедова 1973: 101; ЭСТЯ IV: 65–67. К. Яурынчы.

Күп гасырлар дәвамында ат чирләре төрки халыклар өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган.



Предыдущая статья            Следующая статья