Тэтимол 2015

ЯВЫЗ, диал. җаwыз «злобный, злой» – кыпч. сүзе түгел (нуг., ком., кырг. телләрендә теркәлмәгән шикелле) ~ каз., к.-калп. жаwуз, йаwыз, йоwуз, үзб. диал. жоwуз, кар. йувуз, бор. уйг. йабус, бор. төрки (ДТС: 222–223, 249–250) jabïz, javuz, javïz, jafuz «явыз; яман, әшәке»; төр. «кырыс, гайрәтле һәм усал» (к. ЭСТЯ IV: 47–48) татар этимологиясендә (Л. Җәләй) бор. *йағыз id. йағы «дошман» сүзеннән дип карала. Чыннан да к. төркм. (Мухамедова 1973: 100) йаувузрақ «явызрак» дигәндә йау < йағы; ул чакта в вуз ~ үз. Телчеләр бор. йабуз сүзен бор. jablaq, javlaq «начар, әшәке, кырыс» сүзе белән тамырдаш дип карыйлар (к. бор. төрки jabïz-jablaq, javïz-artaq, javuz-junčïγ «яман, әшәке»). Явыз сүзен тат. диал. йабыс (к.) «түбән» сүзе белән чагыштыру конкрет материаллар белән расланмый: беренчедән «түбән > начар» мәгъ. күчеше төрки телләр өчен хас түгел, икенчедән явыз//явуз сүзенең «яман чир» һ.б. мәгънәләре «түбән» мәгънәсенә якынлашмый. Ә. Булатовның йавуз < йэк уз «шайтан (кебек) оста» яки «шайтан чире» дигән фаразы да фонетик җәһәттән аксый. Гомумән, бор. дан килеп чыкканлыктан, архетип – javurg булырга тиеш. чаг. Ябырыл-у.

Дерив.: явызлык; явызлан-у; явызларча.



Предыдущая статья            Следующая статья