Тэтимол 2015

ЯБЫШ-У[йаºб ы̌ш-], диал. җабыш-у, йәбеш-ү, җәбеш-ү (күп төбәкләрдә ябеш-ү сүзе ябыш-у дан мәгънәви җәһәттән бераз аерыла) «прилипать» < гом. кыпч. йабыш- (нуг. ябыс-, к.-балк. җабыш- > каз., к.-калп. жабыс-), гом. угыз. йапыш-, уйг. йепиш- id. һ.б. Бу фигыль гомумән яп-у фигыленең урт. юнәлешеннән килә, ләкин үзенчәлекле мәгънәләре белән аерылып тора: «бергәләп тотыну, ярсып һөҗүм итү, башлау һ.б.» Тат. веляр вариант гом. кыпч. линиясен дәвам итсә, йәбеш-, җәбеш- < уйг. йепиш- булса кирәк; «(эшкә) тотыну» мәгъ. башлыча шушы вариантка хас. К. Яп-у I. ЭСТЯ (IV: 132–134) йабыш-уның йабудан икәнлегенә шик белдерә. Бор. төрки (ДТС: 235–236) japïč- ~ чув. çыпăç- «ябешү» тур. Егоров 1964: 225.

Безнеңчә, йабыш-у «ябарга ярдәм итү» (яп-у фигыленең регуляр мәгънәдәге урт. юн.) сүзеннән аеру өчен тат. әд. телендә ябеш-ү вариантын активлаштыру хәерле.

Дерив.: ябештерү һәм ябыштыру; ябешкән «бәйләнүчән», ябышкак (балчык һ.б. тур.), ябешкәк «бет серкәсе».



Предыдущая статья            Следующая статья