Тэтимол 2015

ЯБЫРЫЛ-У [йаºб ы̌р ы̌л-], диал. җабырыл-у «навалиться, нападать массой» (ябырылу «нашествие») ~ нуг., ком. йабырыл- id., кар. йапырыл- «бастырылу (кузгалыш, фетнә тур.)», урта. төрки jabrul- id., ~ бор. төрки jabrıl-, javrıl- «зәгыйфьләнү» (jabrıt, javrıt «зәгыйфьләтү») ← jabır-, jabru-, javrı- «көчсезләнү» ← jab- «көчсез, көчсезләнү». Ләкин бу схеманың тат. ябырыл-у сүзенә турыдан-туры катнашы юк, тат. сүзе гом. кыпч. *йабыр-, кырг. җабыр- «басу, түбәнәйтү яу булып килү» (ш. ук. җабыл-), каз., к.-калп. жабыр-, җапыр- «үләнне (җил) аудару; дошманны масса белән кысу» ~ иске тат. җабыр-, (Радлов III: 280) йабыр- «караңгылык басу», хак., төркм. йапшыр-, тув. чабыр- «басу, бастыру» (тув. чавырыл- «ябырылу; төшү, түбәнәю, юашлану») нигезеннән килә. Кырг. җабыр- һәм җабыл- һичшиксез *җап- яки җабы- «егылу, тәбәнәкләнү; төшү; юашаю» фигыленнән юн. формалары (жабы-р- яисә җап-ыр- йөкл. юн.); шул ук фигыльдән, ихтимал, к. Ябык һәм Ябык-у, алт. диал. йабыр- «тәбәнәкләнү, төшү», башк. диал. (БҺҺ II: 82) йабрый < йабырығ «салбыр, салынкы», иске төрки (Räsänen 1969: 176) jabur- «яшерү» һ.б.

Үз чиратында жап- яисә җабы- (бусы ихтималрак) гом. төрки, монг. җап (к. Җап ) «түбән» сүзеннән аерылмаска тиеш, к. к.-балк. жабалан- «ябырылу»; чаг. ш. ук к.-калп. жабырла- «шау-гөр килү», кырг. жабуу – калмык һәм җунгарларның ораны, «ура!», шуннан жабулла- «ура кычкырып һөҗүмгә ташлану».

Ябыр-у нигезе белән тат. диал. йабыз, кырг. йапыз «тәбәнәк» сүзе тамырдаш булырга тиеш (r ~ z), к. алт. дьабыза- «түбәнәю, чүгү, шилү (су тур.)», әмма явыз (к.) сүзенең моңа катнашы шикле (к. ЭСТЯ IV: 48).

Гомумән, ябырыл- *ябыр- икәнлеге шөбһәсез, ачык, әмма безнең бүтән кайбер тәңгәлләүләр вә чагыштырулар арытабангы тикшерүләргә, ачыклауларга, төгәлләүләргә мохтаҗ. Мәс., удм. җабыр- «эләктерү, тотып алу» тат. сүзенә мөнәсәбәтле микән? К. ш. ук түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья