Тэтимол 2015

ЯБЫНЧА[йаºб ы̌нча] «плащ; женское покрывало», диал. (Тумашева 1992: 63) йабындзы «вуаль», йабынцы «юрган» > чув. юпăнчă «ябынча; дүрткел киез» < гом. кыпч. йабынча, йабынчақ, йабыңчық, угыз. йапынҗа, йапынҗы, төр. yapıncak, ком. диал. йамунчу, алт. йамынчы, хак. чабынҗах id., тув. чабынчак «эчерге, ат ябуы» һ.б. (к. ЭСТЯ IV: 128). Иске тат. йапанча «ябынча» сүзендә йапан «кыр-ялан» сүзенең тәэсире сизелә (йапанча «кырда киелә торган кием»).

Ябынча, бигрәк тә япанча сүзе рус һәм үзгә слав. телләрендә киң таралыш тапкан, к. рус. епанча, япанча, япончица «ябу, ябынча», серб. japundže, Д. болг. jапунче, jапынче, пол. оponča һ.б., к. Юналеева 1982: 38–42; Аникин: 200 (Р.Ю. Юналееваның китабын искә алмаган).



Предыдущая статья            Следующая статья