ЯБЫК-У(ябыкты, ябыгу),  диал. җабық-у  «худеть, тощать», диал. (Радлов III: 279; ТТДС I: 158; Тумашева 1992: 63) «скучать (по ком); иметь отвращение (к своему положению), быть в подавленном настроении» > чув. йапăх id. < гом. кыпч. йабық- > кырг. җабық-, каз., к.-калп. жабық- id. бор. *йап- яки *йабы- «начар, түбән хәлдә булу» фигыленең интенсивлык формасы (йап-ық-), ә ябык «арык» шул ук фигыльдән ясалган сыйфат (икесендә ике төрле кушымча). Йап- «начарлану, түбәнәю» йап  (к. Җап ) «начар, түбән» сүзенең фигыль коррелянты. Бор. *йап- (йапы-) сүзенең тамыр багланышларын билгеләү кыен (бу тур. к. ЭСТЯ IV: 9–10). Явыз  сүзе белән баглау (Егоров, Рясянен) юраулы. Ябык, ябык-у  сүзләренең мәгъ. структурасы күбрәк йоба-у сүзенекен хәтерләтә (к. Йобау, Юаш ). К. Ябырыл-у.   |